Күгәрчен мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова янәдән «Татмедиа» җәмгыятенең актив әбүнәчеләр рәтенә керде. Ул махсус призга лаек булды.
Тәнзилә Закирова берничә ел рәттән «Татмедиа» җәмгыяте чыгара торган күп санлы матбугат басмаларына языла. Газета һәм журналларны укытучылык эшчәнлегендә киң файдалана. «Без укучыларыбыз белән район газетасы арасында тыгыз элемтәдә торабыз. Яңалыклар белән танышып күп мәгълүмат алабыз. Күп укыган - күп белгән диләр бит», - ди мөгаллимә.
Нет комментариев