Балык Бистәсе районында «Яшел урак» уңышлы бара
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында «Яшел урак» уңышлы бара

   Бүгенгесе көнне  районыбыз биләмәсендә яшәүче авыл халкы һәм хуҗалыклар җиң сызганып терлек азыгы әзерләү эшләрен зур киеренкелек белән дәвам иттерәләр

Кыш уртасында печән эзләп читкә чыгып чапмас өчен һәркем кул астында булган техникалардан киң файдаланырга омтыла. Бүген кайсы гына авылга барып чыксаң да эшсез, тик йөрүчеләрне очратмассың. Барысы да ни беләндер мәшгуль, берәүләр болында күкрәп уңган печән чапса, икенчеләре кипшенгәннәрен әйләндереп, явым-төшемнәргә кадәр утарга кайтарып урнаштыру белән мәш килә. Эре хуҗалыклар һәм фермерлар да аяз, матур көннәрдән файдаланып, кыска гына вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк азык запасы туплап калырга ашыгалар.Тырышлык нәтиҗәсе дә инде куандыра. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә,  “Балык Бистәсе ВЗП” хуҗалыгы  сенаж салуны тәмамлаган. Алар аны барысы 1,5 мең тонна күләмендә әзерләргә өлгергәннәр. Ә районыбызда исә быел малларны уңышлы төстә кышлату өчен 30 мең тонна сенаж, 20 мең тонна печән, 40 мең тонна силос салу бурычы куелган. Бүгенгесе көнне эшнең ни дәрәҗәдә җаваплы булуын яхшы аңлап районыбызда  сенаж салуны “Кама-Агро” һәм  “Кулон-Агро” хуҗалыклары да оешкан төстә алып баралар. Олы елгалылар сенаж салуда кул астында булган барлык мөмкинлекләрдән дә киң файдаланалар. Бүген биредә яшел масса туратуда ике комбайн эшли. Кулонлылар да сыната торганнардан түгел. Алар үзләренең техника утарында булган барлык көпчәкле тракторларны һәм олы йөк машиналарын эшкә җиккәннәр. Басу читләрендә вакытны бушка үткәрүгә, сәбәпсез  тик торуга юл куелмый. Ә менә печән әзерләүдә әлегә Габитов белән Габдриев фермерлык хуҗалыкларына тиңнәр юк. Бүгенгесе көнне калганнары да алар үрнәгендә эшләсә, урып-җыю кебек аеруча киеренкелек таләп ителә торган эшкә тыныч күңел белән керешергә мөмкин булачак. 

Идрис Аметов.


Нет комментариев