Аланлыкка килеп чыгу белән күкрәк тутырып урман һавасын сулады ул. Һәр үлән, һәр чәчәк таныш монда. Киң ябалдашлы карама, алкалары белән көязләнгән сылу каеннар, күккә омтылган наратлар–һәммәсе дә җанына якын. Яшьлегендә шулар юл күрсәтте, яшәренә көч, егәр бирде.
Ул чакта урманчы булып табигатьнең җанын аңламаса, соңрак шул өлкәгә бәйле биология фәне укытучысы була алыр идеме икән, белмим. Әмма шунысы хак, җир, табигать белән бербөтен булып яшәде ул. Урманчылар хәзерли торган Лубян техникумын тәмамлап Шомбыт һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында эшләве, аннан Күки мәктәбенә биология укытучысы итеп чакырылуы–барысы да үткәнендә калган Ренат ага Галиуллинның. Бүген исә хәтергә алып, сөенеп барларлык уңышлары шактый.
–Һәр чорның үз кыенлыгы бар. Уңышлар ансат кына килми инде ул. Эшеңә җаның-тәнең белән бирелсәң генә нәтиҗәсе күренә,–ди ул. Тыйнак кына әйтелсә дә, бу хезмәтләр артында йокысыз төннәр, мәшәкатьле көннәр ятканы берәүгә дә сер түгел.
1987 елда район мәгариф җитәкчелеге Ренат Рашат улын мәктәп директорлыгы вазыйфасына күчерә. Әлеге эштә җитәкчелек сәләте белән өр-яңадан ачыла ул. Иң беренче планга мәктәпкә капиталь ремонт ясауны куя. Тәвәккәл–таш ярган, дип белми әйтмәгәннәр. Куелган максатка ирешү җиңелләрдән булмаса да, төзекләндерү вакытында тәмамлана. Мәктәп түбәләре яңадан ябыла, идәннәр, тәрәзәләр яңартыла, уку бүлмәләре яңа төс ала. Иң әһәмиятлесе, котельный төзелеп мәктәп ташкүмер белән җылытылуга күчә. Иртүк укучылар килгәнче мичкә утын ягып җылыту, очсыз-кырыйсыз тау кадәр мәшәкате өелгән техник хезмәткәрләрнең эше шул рәвешле җиңеләя төшә.
Берничә елдан районда беренчеләрдән булып мәктәп яны участогында ярдәмче хуҗалык булдыра күкилеләр. Анда бозаулар, хуҗалык кирәк-яраклары өчен ат, хәтта сыер да асрыйлар. Җәйләрен маллар өчен печән, терлек азыгы хәзерлиләр. Моннан тыш мәктәп ашханәсе өчен җитәрлек кадәр яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерелә.
–Коллектив бердәм, тату. Бар эшне дә бергәләп эшләдек. Үз участогыбызда колхоз өчен чөгендер орлыгы үстереп биргән вакытлар да бар иде, –дип искә ала Ренат ага ул елларны.
Җәмгыятькә файдалы хезмәтләре, укудагы өлгерешләре белән дә таныла Күки мәктәбе. Еллар узу белән газлаштыруга күчәләр. Уңайлыклары арта. Үрнәк мәктәп буларак семинарлар биредә еш уздырыла. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен мәктәп директоры Ренат Рашат улы Галиуллин мәгариф отличнигы исеменә, Министрлыкның Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия була.
...Әнә шундый матур өлгеләр белән 70 яшьлек юбилеена килгән Ренат ага белән бүгенге тормыш хакында сөйләшәбез.
–Хәзерге яшьләргә эшләве дә, яшәве дә бик рәхәт. Күп нәрсәне телефон, интернет аша гына хәл итәләр. Һәрбер йортта диярлек җиңел машина. Каядыр барыр өчен транспорт эзләп интегәсе түгел. Дөрес, җитәкче кешегә беркайчан да тынгылык юк инде ул. Мәгариф өлкәсендә дә яңа технологияләр, үзгәрешләр кертелә тора. Әмма болар барысы да киләчәкне күз алдында тотып эшләнгән проектлар. Укытучыларга һәрчак сабырлык, ә укучыларга белем эстәр өчен икеләтә тырышлык кирәк,–ди хезмәт ветераны.
Газета-журналларны әле дә кулдан төшермәгән, һәр яңалыктан хәбәрдар булып яшәгән язмам героеның заманага әнә шулай үз фикере, ныклы карашы бар. Бакча тулы чәчәкләр, өлгергән җиләк-җимеш, шаулап үскән яшелчәләр аның җир улы булуына, тормышны яратып яшәвенә бер дәлил. Үзе кебек үк мәгариф системасында эшләп лаеклы ялга чыккан хатыны Нәгыймә апа да табигатькә, тормышка гашыйк. Бакчалары шау чәчәктә булган бу икәүнең үзләре кебек уңган ул-кызлары, килен-кияүләре, әби-бабаларыннан үрнәк алып яшәрлек оныклары бар. Укытучылар династиясенең дәвамы, горурлыгы булган балалары өчен куанып таң аттыра, бәхетле көннәренә сөенеп яшәгән еллары аларның.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев