Балык Бистәсе районында яшәүче бу төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр «Акчарлак» балалар приютына килделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында яшәүче бу төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр «Акчарлак» балалар приютына килделәр

«Бездән башка беркем дә»  хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең бу девизын армия сафларында булганнар яхшы беләләр. Инде гадәткә кергән гамәл буларак, 2 нче август  -  Хәрби-десант гаскәрләре көнендә,  Балык Бистәсе районында яшәүче бу төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр «Акчарлак» балалар приютына килделәр.

 Аларның монда килүләрен балалар түземсезлек белән көтәләр. Әлеге ир-егетләр алар өчен чын патриотлар һәм батырлык үрнәге. Балалар тельняшкалар киеп кунакларны каршы алдылар.

Десантчылар балаларга үз гаскәрләре турында сөйләделәр, командалык дәресе үткәрделәр, строй белән йөрү күнекмәләре уздырдылар. Кунаклар быел да зур бүләкләр белән килгән иделәр. «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясе кысаларында алар балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән тулыландырылган ранецлар тапшырдылар. Приютта тәрбияләнүче барлык малайлар да армия сафларында  һәм менә нәкъ десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләкләрен белдерделәр.

 

В. Г. Безрукова,

социаль эш буенча белгеч.


Нет комментариев