1721 елда Урахча авылында төзелгән Владимир чиркәве Балык Бистәсе районында иң борынгылардан санала. Узган ел аның төзелүенә 300 ел тулды.
Без бу авылга аның бүген нинди хәлдә булуын карарга, киләчәк язмышына битараф булмаган кешеләр белән аралашырга килдек.
Чиркәү бинасы нык булуына карамастан, төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә кирәк. Аның гөмбәзе профнастил белән капланган, территориясе койма белән әйләндереп алынган. Исеме язылган элмә такта куелган. Эчке яктан да гыйбадәтләр уздыру өчен җиһазландырылган.
- Элек безнең чиркәү иң мөһимнәрдән саналган. Чөнки авыл Казан губернасы Лаеш өязенең Урахча волосте дип аталган. Ә волость ул вакытта район кебек булган, - дип сөйли башлады чиркәү старостасы Сергей Талалаев һәм аның ярдәмчесе Михаил Фурутин. Безнең чиркәү өч тәхетле (трехпрестольная). Ул 2014 елда яңадан эшли башлады. Чиркәү гөмбәзен ремонтларга безгә «Логос» җәмгыяте җитәкчесе Евгений Лылов, «Урахча» җәмгыяте директоры Рамил Мостафин ярдәм итте. Иганәчелек иткәне өчен "Кулон-Агро" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Фәхретдиновка да рәхмәтлебез. Алабуга заводы директоры Валерий Спирягин чиркәү территориясен койма белән тотып алырга булышты, иконостас сатып алды. Шулай ук фермер Максим Караганов, Валерий Горин материаллар белән булышканнар. Иконалар Урахча һәм Мель. Починок авыллары кешеләре тарафыннан сатып алынды.
Җәен гыйбадәтләр даими уза, ә кышын сирәк, чөнки бинада бик салкын. Мәхәллә кешеләренең гомуми карары буенча, Балык Бистәсеннән Александр атакайны чакырабыз. Әйтик, Кач ману бәйрәменә 30 дан артык кеше килгән иде. Гыйбадәт вакытында без кешеләргә теге яки бу эшне башкару нияте турында хәбәр итеп, аны үтәү өчен кирәк булган сумманы хәбәр итәбез. Елга бер тапкыр Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе рухание алдында хисап тотабыз, - диделәр алар.
- Авылларның үткәне – ул безнең тарих. Күпләр бу истәлекле дата турында белми. Чиркәүне тиешле дәрәҗәдә төзекләндерәсе килә. Бирегә килгән кешеләрне җылы рухи дөнья елмаю белән каршы аласы иде, - ди храмның тарихи үткәне турында безгә материал тәкъдим иткән Андрей Кириллов.
Чиркәүнең (совет чорында шартлатылган чаң кага торган өлешеннән тыш) төп композициясе сигез кырлы барабаннан гыйбарәт.
Гыйбадәтханә барокко стилендә эшләнгән. Барокко-Көнбатыш Европа архитектурасы һәм сәнгатендә итальян стиле (18 гасыр уртасы). Чиркәү бай, мәхәлләсе зур булган. Владимир Изге Ана иконасының Качы һәм иконасы 100 елдан соң гыйбадәтханәгә кайтарыла.
Гыйбадәтханә тарихын өйрәнгәндә 1888-1890 елларда храмда Константин Долматовның хезмәт итүе ачыклана. Атакай руханилар Долматовлар династиясеннән туган. Атакай Константин ул чорларда чиркәү-приход мәктәпләре мөдире һәм закон чыгаручысы вазыйфаларын бушлай башкаруы белән аерылып тора. Аның соңгы пастырь хезмәт итү урыны-Зөя шәһәренең София чиркәве.
- Чиркәү бинасын агартсаң, аның тышкы торышы үзгәрәчәк. Моның өчен безгә иганәчелек ярдәме кирәк, - диләр ир-атлар. Алар битараф булмаган барлык кешеләрдән районның борынгы гыйбадәтханәсен яңартуда ярдәм итүләрен сорыйлар.
Нет комментариев