Узган атна азагында районыбызның Яңавыл авылында яңа төзелгән “Әхмәтсафа” мәчетен ачу тантанасы узды.Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов, элеккеге район башлыгы Илһам Валеев, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм Рус Православ чиркәве вәкиле – Отец Владимир һәм Отец Алексей һәм башка рәсми вәкилләр,авыл халкы, районыбыз җирлекләренең дин әһелләре катнашты.
“Мәчетнең һәрбер кирпече үзенчәлекле, ул тарихи орнаментлар булуы белән уникаль. Бина бүгенге стандартларга туры килә торган югары сыйфатлы төзелеш материалларыннан төзелгән. Мәчетнең тышкы күренеше халкыбызның борынгы традицияләрен чагылдыра. Шунысы куанычлы, киләчәк буынга без рухи мирас итеп ислам динен саклаучы шундый зиннәтле мәдәният объектларын калдыра алабыз”, – дип белдерде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.
Чыннан да әлеге бинаны торгызу өчен куелган хезмәтләрнең бәясен вә бәһасен бу изге эшләрнең башында торган якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдинов үзе генә беләдер. Ул кылган гамәлләре өчен тыйнаклык күрсәтеп: ”Безнең халыкта бер әйтем бар, уң кулың биргәнне, сул кулың күрмәскә тиеш”, дип әйтергә ярата. Районыбызга ”Кулон”җәмгыяте инвестор булып кергәннән соң кылынган мондый изге гамәлләрне санап үтәргә кулларның бармаклары гына җитмәстер, мөгаен. Яңа Сала, Яңавыл, Чаллыбаш, Биектау авылларында яңа мәчетләр, Козяково Чаллыда чиркәүнең барлыкка килүе шулай ук аның химаячелегендә кылынган гамәлләр. ”Акчарлак” балалар приютында тәрбияләнүчеләр инде ничә еллар дәвамында аның канаты астында җылы-наз күреп үсәләр. “Кулон-Агро” җәмгыяте карамагында районыбыздагы 12 мең гектардан артык җир эшкәртелә, 500 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы тотрыклы җитештерүчән эшләп килә, бүгенге көндә комплексның икенче чиратында төзелеш эшләре тулы куәткә бара. Тантанада катнашкан Татарстан Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, районыбызның элеккеге җитәкчесе Илһам Валеев та әлеге инвесторыбызның булганлыгын, район халкы өчен башкарган эшләрен зурлап билгеләп үттеләр. Үз чыгышларында район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, башка конфессия вәкилләре, авыл кешеләре шулай ук аңа булган ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.Тантанада әлеге мәчетне торгызуда үзләреннән өлеш керткән башлап йөрүчеләргә, төзүчеләргә, зур булышлык күрсәтүчеләргә Татарстан Диния нәзарәте, район башкарма комитететы, район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бу көнне әлеге мәчеттә беренче тапкыр азан яңгырады, өйлә намазы укылды. Аннан кунаклар чәй табынына чакырылды, ә соңыннан бәйрәмгә килгән барча халык җырчылар Сәйдә, Габделфәт Сафин катнашында махсус концерт-тамаша карадылар.
Вазыйх Фатыйхов.
Яңавыл авылы.
фото автордан.
Нет комментариев