Балык Бистәсе районында  «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булырдай гаиләне сайладылар
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булырдай гаиләне сайладылар

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге комиссия ел саен бирелүче дәүләт бүләге - «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булырдай гаиләләрне барлады.

 Әлеге медаль 25 елдан артык бергә гомер кичергән, җәмгыятькә файдалы эшләр башкарган, акыллы балалар үстергән парларга бирелә. Балык Бистәсе, Олы Кульга, Котлы Бөкәш, Шумково, Бәтке авыл җирлекләреннән барлыгы 7 гаилә тәкъдим ителгән иде.

Утырышта комиссия әгъзалары барысын энә күзеннән үткәрде. Һәм Олы Кульга авылыннан 65 ел бергә тигез гомер кичерүче Елизавета һәм Михаил Сычевлар гаиләсен лаек дип тапты.

 

Автор Гөлназ Зарипова.

фото автордан.


Нет комментариев