Балык Бистәсе районында өлкәннәр өчен "Кайнар линия"ләр эшли
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында өлкәннәр өчен "Кайнар линия"ләр эшли

Балык Бистәсе муниципаль район башкарма комитетында (884361) 2-21-13 һәм «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  (884361) 2-32-04 телефоннары буенча «Кайнар линия»ләр эшли.

Әлеге телефоннар аша район үзәге һәм авылларда ялгыз яшәүчеләр, 65 яшьтән өлкән гражданнар үз хисапларыннан өйләренә азык-төлек, дарулар, беренчел кирәк товарларны китертеп бирү буенча атнаның һәр көнендә 8 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.


Нет комментариев