Балык Бистәсе районында эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде

Балык Бистәсе районында эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде.

 Ул эшен Олы Елга авылында мәчет белән танышудан башлады. Аннары район активы белән очрашуда район үсеше өчен мөһим булган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

«Башка районнардагы кебек бездә дә үз көчебез белән хәл итә алмый торган мәсьәләләр бар. Һәм бүген безнең  төп бурычыбыз-өстенлекле юнәлешләрне билгеләү һәм аларны хәл итү өчен максатчан эш алып бару», - дип башлады очрашуны район башлыгы Илдар Таҗетдинов.

Очрашу ахырында «Бердәм Россия» фиркасе депутатларының Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Советында үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

Аннары Илья Вольфсонгражданнарны кабул итте. Анда мөрәҗәгать иткән гражданнар үзләрен борчыган сорауларын бирделәр һәм район үсешендәге хәлне яхшырту өчен  тәкъдимнәрен керттеләр. Балык Бистәсе районы ветераннар Советы рәисе Рафаэль Шәвәлиев сугыш чоры балалары статусын беркетү һәм аларга социаль ярдәм чараларын билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

 Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы әлеге темага кагылышлы закон проектын эшли икән. Дәүләт Думасы депутаты закон проектын Федераль җыенда аны  хуплап тавыш бирәчәген белдерде.

Балык Бистәсендә яшәүче Нияз Шәйхетдинов та үзләрен борчыган сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы шартларын үзгәртүдә булышлык сорады. 2020 елдан аның шартлары  шәһәр җирлекләрендә яшәүчеләр саны  30000 кешегә тулмаса бу программага  катнаша алмый итеп үзгәртелде.

«Программага кертелгән үзгәрешләр, беренче чиратта, авылда яшьләрне туган якларында саклап калырга мөмкинлек бирүче шартлар тудыру омтылышы белән бәйле. Аны тагын да нәтиҗәлерәк эшләтү өчен шәһәр җирлекләре төшереп калдырылды. Ә бер яктан караганда  шәһәр тибындагы бистәләр асылда зур авыллар булып санала бит. Программага кертүне бәяләү критерийлары гадел булсын өчен аны яңадан карарга кирәк. Бу мәсьәләне хөкүмәт белән хәл итәчәкбез» - дип җавап бирде Илья Вольфсон.

Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләре өчен даими түләмәүчеләргә йогынты чаралары турында да сөйләштеләр.

Утырыштан соң депутат Балык Бистәсе беренче гимназиясенә барып үз үлчәвендә Европа чемпионы титулын яулаган  Ралина Галиуллина белән очрашты һәм аны тагын бер кат ярышларда җиңүе белән котлады.

Луиза Ананьева

 


Нет комментариев