Корноухово белән Мавсловка авылларындагы халык җыеннары моңарчы шактый гына авыл җирлекләрендә үткәннәре белән чагыштырганда зур активлык белән узды.
Корноухово авылы мәдәният йорты каршысындагы мәйданчыкка халык күп җыелган иде. Авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйлаҗиева ярты елда башкарган эшләренә хисап тотканнан соң, район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Булат Әминов коронавирус авыруына каршы районыбызда үткәрелә торган профилактик чаралар хакында сөйләде.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова исә үз чыгышында республикабыздагы демографик хәлнең торышына киң тукталды. Халыкка күрсәтелә торган дәүләт ярдәме турында мәгълүмат җиткерде. Әлбәттә инде һәр граҗданның 19 сентябрьдә булачак сайлауларда актив катнашуларын сорады.
Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов йомгаклау чыгышында районыбызда башкарылган эшләр турында сөйләде. Авыл кешеләренең күпсанлы сораулары буенча биредә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелешенең һәм элемтә бүлеге эшчәнлеген җанландыру мәсьәләләренең дә көн кадагыннан төшеп калмавын искәртте.
Масловка авыл җирлеге башлыгы Анатолий Егоров хисап чыгышын тиз тотты. Кайбер мәсьәләләргә артык киң тукталып җыелган халыкны ялыктырмады. Алда торган әһәмиятле проблемаларны уңай хәл итүдә район башлыгының булышуын һәм киләчәктә дә игътибардан читтә калдырмавын сорады. Әлбәттә инде масловкалылар үзләре дә кул кушырып тик утырмаганнар. Урамнарда күзәтү камералары урнаштырылган. 150 метрда су үткәргеч ремонтланган. Егерме төп кирәкмәс карт агачларны кискәннәр. Халыктан җыелган 380 мең сум салым акчасының республикабыздан килгән өстәмәләрдән соң 1 миллион 900 мең булуы һәм алар хисабына башкарылган эшләр, алда торган планнар турында да сөйләп узды авыл җирлеге башлыгы. Шулай ук ул район ярдәменә өмет итүен дә ассызыклап үтте.
Авыл халкы да үзләрен борчыган сорау-үтенечләрен җиткерделәр һәм аларның һәркайсына район җитәкчелегеннән төпле җаваплар ишеттеләр.
Масловка авылында, мәсәлән, берәү үзәк хастаханәдә алдан язылуның бик уңайсыз булуын һәм кирәкле табиб янына керүнең кыенлашканын белдерде.
Һәр ике авыл җирлегендә дә халык җыеннары зур активлык, үзара аңлашу, фикер алышу белән үтте.
Идрис Аметов.
Нет комментариев