Республикабызда, шул исәптән районыбызда “Автобус” профилактик операциясе бара. Аның төп максаты- пассажир автотранспорты белән идарә итүче шоферлар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактларын кисәтү.
Операция барышында район ЮХИДИ инспекторлары 33 автобусны тикшергәннәр инде. Автобус йөртүчеләргә карата 7 беркетмә төзелгән. Алар нигездә, техник яктан төзек булмаган автобус белән рейска чыкканнары, пассажирларының һәм үзләренең куркынычсызлык каешларын каптырмаганнары өчен җаваплылыкка тартылганнар. Шулай ук бер урындагы кешегә техник яктан төзек булмаган транспортны рейска чыгарганы өчен штрафка салынган.
«Автобус» операциясе 24 августка кадәр бара. Димәк тикшерүләр дә дәвам итәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре беренче чиратта, автобусларның техник торышына, ГЛОНАС системасы, тахографлар белән җиһазланышына игътибар итәчәкләр.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев