Балык Бистәсе районында аварияләр арта
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында аварияләр арта

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 90 очрагы теркәлгән.

Шул исәптән бер автомобильче руль артына исерек хәлдә утырганы өчен җаваплылыкка тартылган. Һава шартларының начарлануы аварияләрнең артуына китергән. Соңгы көннәрдә генә дә 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

20 декабрь көнне Урахча авылында ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ВАЗ-2115 автомобилен тоткарлыйлар. Бактың исә бу гражданинны Мамадыш эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре эзли торган булганнар икән.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоgym1579u.mskobr.ru


Нет комментариев