Балык Бистәсе районы социаль яклау бүлегендә халыкара инвалидлар көненә багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы социаль яклау бүлегендә халыкара инвалидлар көненә багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы социаль яклау бүлегендә халыкара инвалидлар көненә багышланган “Түгәрәк өстәл” булып узды.  Анда районда яшәүче өлкән кешеләрне социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү юллары белән таныштыру каралган иде.

    Мөмкинлекләре чикле булган һәм өлкән кешеләрнең тормыш тудырган кыенлыкларны җиңеләйтү максатында зур эшләр башкарылса да, бу бер тапкыр гына күрсәтелә торган ярдәм түгел, ә бәлки көндәлек ихтыяҗ икәнлеген онытмаска кирәктер.

“Түгәрәк өстәл”дә район Пенсия фонды идарәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасы, 36 нчы даруханә, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. Вафина катнаштылар.

Очрашу барышында мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә реабилитация чаралары, санатор-курорт путевкалары белән үзвакытлы тәэмин итү, адреслы медицина ярдәме күрсәтү, пенсия алды яшендәге кешеләргә, шул исәптән инвалидларга да өстәмә профессиональ белем бирү, районда эш урыннары булдыру кебек  мөһим мәсьәләләр каралды. Район вәкилләре өлкән буын кешеләрнең тәкъдимнәрен җентекләп өйрәнәчәкләрен белдерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр.

 

фото vivamebel.by


Нет комментариев