Балык Бистәсе районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды

Бүген Балык Бистәсе районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булды. Аның эшендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнаштылар.

Иң элек алар Балык Бистәсе гимназиясенә, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенә, Зур Мәшләк, Балыклы Чүкәй мәктәпләренә “Форд Транзит” микроавтобуслары тапшырдылар.
Ә гимназиядә кунакларны  “Инженерная Республика» мәгариф проектын тормышка ашыруда катнашучы беренче сыйныф укучылары каршыладылар. Яңа уку елында инженерлык юнәлешендәге 1-2 сыйныфларга укучылар туплау дәвам итә.   Булачак укучыларга  бүләкләр дә тапшырылды.
Аннары кунакларны гимназиядә укучы төрле милләт балалары икмәк, тоз белән каршыладылар, татар, рус, таҗик телләрендә  сәламләделәр.
Балык Бистәсе гимназиясе Бердәм дәүләт имтиханнары уздыру пункты да булып тора. Кунаклар уку йортының бу юнәлештәге эшчәнлеге белән дә таныштылар.
И.П. Савинов исемендәге мәктәп музее да кунакларда зур кызыксыну уятты. Аларга укучылар якташыбыз күрсәткән батырлыклар турында сөйләделәр.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев