Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы Сабантуе әләмен  “Шакиров” фермерлык хуҗалыгы уңганы Рамил Гыйниятов күтәрде
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы Сабантуе әләмен “Шакиров” фермерлык хуҗалыгы уңганы Рамил Гыйниятов күтәрде

Элеккеге район үзәге - Котлы Бөкәш авылы Сабантуй бәйрәме  быел зур җанлылык белән үтте дисәк, арттыру булмастыр. Көне иртәдән үк җилле, салкын булганлыктан халык кына мәйданга беркадәр соңарып килде. 

Күркәм гадәт буенча авыл хәзрәте догаларын укып, үз фатихасын биргәч, район башлыгы Илдар Таҗетдинов барлык авыл кешеләрен һәм кунакларны ихлас күңеленнән котлап, мәйданга килүчеләргә изге теләкләрен җиткерде. Сабантуй бәйрәме флагын күтәрүгә быел авылның “Шакиров” фермерлык хуҗалыгы уңганы Рамил Гыйниятов лаек булды. Ул «МТЗ-1221» тракторы белән иң күп җир эшкәртеп, чәчү чәчеп баш батыр булып калган. Мәйдан уртасында фермер Илдус Шакиров кыр батырының кулын кысып, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдереп, кыйммәтле бүләген тапшырды. 
Биредә һәркемгә дә яратып күзәтерлек, нәни балалар өчен дә мавыктыргыч уеннарны күп оештырганнар быел.  Ләгәнгә утырып мунча чабыну, агач кисү, утын яру, капчык киеп мәйдан әйләнү, кул көрәштерү, гер күтәрү һәм дә күпләрнең күңеленә хуш килгән  бөртек тутырылган капчыкны җилкәгә салып мәйданны урау, бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләрнең  чират торулары да  сөендерә. Кыскасы, Сабантуй  бәйрәме, мөгаен, берәүне дә битараф калдырмагандыр. Быел авыл спортчылары өчен бүләкләрнең дә зурысын куйганнар. Исемнәре әле халкыбызга бик үк таныш булмаган көрәшчеләрнең мәйданга чыгулары  сөендерә. Аларның саны быел 12 гә җиткән иде. Арада Максим Никитин, Фәнил Нурмөхәммәтов, Максим Казаков бар. Авыл фермеры Рафаэль Шәфыйковның  уртанчы улы Марсель, шулай ук күп еллардан бирле авыл кешеләрен матур, чиста көрәшүе белән сөендерә.  Быел да җирле көрәшчеләр арасында сабантуйның баш батыры булып елның-елында мәйданда бил алышып һәм әтисе янәшәсендә иген игеп чыныгу алган егет Марсель Шәфыйковка тиңнәр булмады. Мәйдан уртасына чакырып аңа тантаналы төстә  Сабантуйның иң олы бүләге - мотокультиватор  тапшырдылар. Читтән килүче көрәшчеләр арасында сабан туеның абсолют батыры булып Биектау авылы егете Илмир Төхвәтуллин танылып, төп приз - тәкә белән  бүләкләнде. Биредә көрәшчеләр тәрбияләүгә  җитди игътибар бирелә, дип әйтергә тулы җирлек бар. Әнә 18 яшькә кадәрле яшь көрәшчеләрнең бил алышуларын күпләр бик яратып күзәттеләр. Мәйданда бәйрәм чаралары тәмамланса да, кичке авыл  өстендә ямьле музыка тавышлары бик озак дәвам итте. Котлыбөкәшлеләр һәм кайткан кунаклар, мөгаен,  быелгы милли бәйрәмебезне оештыручылардан бик канәгать калганнардыр, дип уйлыйм.

Идрис Аметов


Нет комментариев