Балык Бистәсе районы хуҗалыкларында  техник караулар бара
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы хуҗалыкларында техник караулар бара

Техник карау –җитди сынау

 

Районда тракторларга һәм прицепларга еллык техник карау уздыру дәвам итә. Техник карау узмаган, куркынычсызлык таләпләренә  җавап  бирмәгән тракторларны юлга, кырга чыгарырга ярамый әлбәттә. Мондый техника аварияләргә, күңелсез хәлләргә илтергә мөмкин. Шуңа да районда бу мөһим чараны уздыруга җитди игътибар бирелә. Дистәгә якын хуҗалыкта техник карау узган инде. Техник карау вакытында трактор, прицепларның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе белән беррәттән аларның теркәү документлары да тикшерелә. Авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итә торган механизаторларның таныклыклары да тәртиптә булырга тиеш әлбәттә.

-Бүгенге көнгә 100 берәмлек трактор һәм прицеп тикшерелде. “Солтан”, “Кама-Агро”, “Масловский” хуҗалыкларының белгечләре, механизаторлары техник карауга  аеруча яхшы әзерләнгәннәр,- ди дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Линар Гыймаев.

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев