Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов балыкбистәләрне һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлый
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов балыкбистәләрне һәм кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлый

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән халкыбызның сагынып көтеп алган, иң күңелле бәйрәме – Сабантуйлар белән котлыйм.

Безнең халкыбыз өчен Сабан туе олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, йолалары якын һәм кадерле. Көнне төнгә ялгап эшләгән игенчеләребезнең фидакарь хезмәтен бәяләү, аларга чиксез рәхмәтләребезне җиткерү дә күркәм традициягә әверелде. Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара икән, бу да рухи бердәмлекнең матур чагылышы. Һәрвакыттагыча быелгы бәйрәм дә безгә якты мизгелләр бүләк итсен: аргамакларыбыз җитезлеге белән сокландырсын, көрәшчеләребез ташып торган көчләре, матур җиңүләре белән шаккатырсын, җырчыларыбыз үзләренең моңлы-дәртле тавышлары белән күңелләребезне иркәләсен, моңга күмсен! Сабантуйлар мөбәрәк булсын, райондашлар! Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, аяз күк йөзе телим.


Нет комментариев