Балык Бистәсе районы авылларында чишмәләр яңартыла
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы авылларында чишмәләр яңартыла

Гадәттә, авыллар безне рәсми күрсәткеч тактасы белән каршылый. Яңа Сала авылы да шулай иде. “Околоток Янга-Сала” дигән сүзләрне укып керә иде монда килгән кеше.

Хәзер тактаның яңасын да ясап куйдылар. Шәп итеп! Үзләре үк! Матур гына түгел, мәгълүматлы, мәгънәле дә итеп эшләнгән ул. Яңа Салага нигез салынган ел да күрсәтелгән  – 1845 ел. Юлчыларны, хәерле юл теләп, олуг шагыйребез Г.Тукайның: “И авыл! Син мең шәһәрдән Мең тапкыр ямьле вә хуш!” – дигән сүзләре дә озатып кала. Бу күрсәткеч тактаны шушы авылда туып-үскән һәм биредә үк гомер итүче, оста куллы егетләребез Гаянов Зиннур белән Фәрзетдинов Фәнис ясады. Ясатучысы, чыгымын каплаучысы – авылыбыз эшмәкәре Тәлгать абый Мотыйгуллин. Идеясен бирүче – танылган тарихчы, авылдашыбыз Нурулла абый Гариф.

Туган авылыбызны кайгыртып яшәүче ир-егетләребез болар. Изге гамәлләрне кылып торалар. Әле күптән түгел генә авылыбыз чишмәсен төзекләндерделәр.

...Тәлгать абый Мотыйгуллин берничә ел элек, чишмә суы юлын урап кайтырга уйлый. Килсә, чишмәгә илтүче тар сукмак тагын да тарайган, үлән баскан, кеше эзе калмаган. Туган авылыма тагын нинди яхшылыклар эшлим икән дип яшәгән Тәлгать абый бу күренештән гаҗиз була. Ике дә уйламый, төзекләндерергә кирәк моны дигән ниятне күңеленә салып куя. Бу фикерен теләктәшләренә дә җиткерә. Әлбәттә, хуплыйлар. Хуплыйлар да, эшкә тотыналар.

Чишмәне тирә-як авыл халкы җыйнаулашып төзекләндерде. Чишмәнең “авызы”н ачып җибәрү эшенә Мәшләк егете Валентин алынды. Чаллыбаш егете Камил Мөхәммәтҗанов нигезен салып бирде. Яңа Саладан Рамил Рәхмәтуллин, Рәис Фәхретдинов, Илдар Шәйдуллин, Илсур Мусин, Зиннур Гаянов, Фәнис Фәрзетдинов кебек егетләр бу эштә күп ярдәм күрсәттеләр.

Чишмәне төзекләндерү дигәннәре улак ясап, түбә кую гына түгел икән шул. Алары да бар, билгеле. Чишмәгә илтүче сукмак та яңача хәзер, машина юлына ук әйләнгән. Бирегә автомобилең белән үк килеп туктарга була. 

Килеп туктадылар да. Узган атнада авыл халкы читтәгесе дә, мондагысы да бергә җыелып, чишмә ачылышын бәйрәм иттеләр. Бәйрәм мөселманнарга хас булганча, Аллаһ сүзе белән башланды. Яңавыл мәчете имамы, Балык Бистәсе мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов азан әйтеп, халыкка вәгазь сөйләде. Сәдакатүль-җәрия турындагы хәдистә әйтелгәнчә, чишмә төзекләндерүчегә бу изге гамәле өчен ахирәттә дә әҗер-савап өзелмәячәк икәнен искәртте хәзрәтебез. Аннан соң Биектау авыл җирлеге башлыгы Камил Галимуллин сүз алды. Ул чишмә төзекләндерүнең барлык чыгымнарын үз өстенә алган Тәлгать Хәмәтхан улы Мотыйгуллинга зур рәхмәтен җиткерде. Шулай ук аның туган авылы өчен күп изгелекләр эшләвен, халыкны гел сөендереп торуын әйтеп үтте. Чишмә төзелешендә күп көч куйган Нурулла Гариф Яңа Сала авылы тарихы һәм чишмә төзекләндерүнең барышы турында тәфсилләп бәян итте. Ахырдан:  “Менә чишмәгә бәйле бер вакыйга да сөйлим әле. Теләче районында Рәфкать абый дигән эшмәкәр 10 га якын чишмәне төзекләндергән. Безне Саба юлындагы “Нурия” чишмәсе янына алып килде. Бу чишмәгә көненә йөзләрчә машина туктап су алып китәләр. Шулар арасында чүп калдыручысы да очрамый калмый. Рәфкать абый (без аны “Теләче бае” дип йөртәбез инде) шул чүпләрне үзе үк җыеп та йөри. ”Менә, егетләр, яхшылык эшләү күңелле булса да, чишмәгә килүчеләрнең артыннан чүп җыеп йөрү йөрәкне әрнетә инде”, ди ул. Әйтәсе килгәнем шул,  сезгә авылдашлар, бу чишмәне үз милкегез кебек күреп, аның тирәсендә көнбагыш кабыгы да төшермәгез. Саклагыз чишмәбезне!” - диде ул. Авыл халкын чишмәле иткән Тәлгать абый Мотыйгуллин озын-озак сөйләп тормады, барлык авылдашларга, килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде. “Чишмәбезне саклыйк һәм файдасын күрик!” дип тәмамлады ул сүзен.

Чишмә ачылышы бәйрәмендә кунаклар элекке йолаларыбызның берсе – яшь киленгә су юлы күрсәтү күренешен карады. Татар халык киеме кигән яшь килен бәйрәм кунакларын тәмле чишмә суыннан авыз иттерде. Милли киемнәр кигән егет-кызлар татар халык уеннарын уйнады, биюләрен биеде. Әлбәттә, җыр-моңга да күмелде бәйрәм. Авылыбыз моңлы тавышлы җырчыларга да бай: Энҗе Сафина, Айгөл Кәримуллина, Илүзә  Габдрахманова, Илназ Шәрәфиев, Хәйдәр, Салават, Зәлинә Җиһаншиннар, Гүзәлия Шиһапова, Нурислам Атнагулов бу көнне дәртле җырларын бүләк иттеләр. Килгән кунаклар арасыннан Айдар Ногмановның гармун уйнавын да яратты халык. Якташыбыз, татар эстрадасының популяр җырчыларының берсе Зәринә Хәсәншина да үзенең моңлы тавышы белән халыкны әсир итте.

Бәйрәмгә килүчеләрне чишмә суыннан кайнаткан чәй һәм тәмле пылау белән сыйладылар. Чишмәгә килүчеләрне бизәкле матур самавыр гына түгел, Г. Тукай сүзләре язылган шигырь да җәлеп итә. “Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм, шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән” диелгән анда.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә: язмабызда телгә алынган, авылыбызның горурлыгы булган ир-егетләребез эшмәкәр Тәлгать Мотыйгуллин, тарихчы, милләтпәрвәр шәхес Нурулла Гариф халык өчен файда китерердәй эшләр башкарып, безгә үрнәк булып яшиләр. Авыл халкы бик рәхмәтле аларга.

 

Гөлсинә СӘЛАХИЕВА,

Яңа Сала авылы китапханәчесе.

фотоmayaksbor.ru


Нет комментариев