Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның дүрт аенда район хуҗалыклары барлыгы 5457 тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 102 процент), 1050 тонна ит (106 процент) житештергәннәр.
“Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (113%), Бариев (108%), Гобәйдуллин (116%) крестьян-фермер хуҗалыклары сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдән арттыруга ирештеләр. Шул ук вакытта “Азык-төлек корпорациясе” (86%), “ВЗП Балык Бистәсе”(59%) җәмгыятьләре, Амирбекян крестьян-фермер хуҗалыгы (81%) сөт җитештерүнең кимүенә юл куйдылар.
Ит җитештерүдә “Азык-төлек корпорациясе” җәмгыяте (102%), Бариев (111%), Шәмсетдинов (117%) крестьян-фермер хуҗалыклары үсешкә ирештеләр. Ә менә “Логос”(68%), “Зюзино” (95%), “ВЗП Балык Бистәсе”(94%) ит җитештерүне киметтеләр.
1 майга район хуҗалыкларында 13164 баш мөгезле эре терлек ( узган елгы дәрәҗәгә карата 105 процент), шул исәптән 4273 сыер (102%) исәпләнә. Барлыгы 2232 бозау алынган. Бу узган елгы дәрәҗәдә. “Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте мөгезле эре терлекләр санын узган елның шушы чорына караганда -312, Шәмсетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы-117, “Масловский” хуҗалыгы 97 башка арттырганнар. Шул ук вакытта терлекләрнең баш санын “Азык-төлек корпорациясе” -198, “ВЗП Балык Бистәсе” - 25, «Ананьева Л.С.» 70 башка киметкәннәр.
Автор Илгиз Җамалиев.
фотоnovavlada.info
Нет комментариев