З октябрь көнне Анатыш авылы китапханәсендә өлкәннәр көне уңаеннан чара үткәрелде.
Китапханәче Гөлгенә Фатыйхова узенчәлекле,эчтәлекле, матур итеп оештырган аны. Алдан өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, бу көннең кайчан кайда билгеләп утелә башлавы белән таныштырды. Чәй табыны артында төрле уеннар белән аралаштырып шигырьләр укылды, җырлар яңгырады. Без, чарада катнашучылар, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, сәнгать дөньясына кереп, аралашып алга таба да очрашулар теләп кайттык.
Дания Ибрагимова.
Анатыш авылы.
Нет комментариев