Балык Бистәсе район мәдәнният йортында “Безнең Җиңү” исемле хәйрия марафоны уздырылды
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәдәнният йортында “Безнең Җиңү” исемле хәйрия марафоны уздырылды

Балык Бистәсе район мәдәнният йортында “Безнең Җиңү” исемле хәйрия марафоны уздырылды. Аның максаты районда яшәүче сугыш ветераннарына ярдәм  күрсәтү, һәйкәлләр һәм обелискларны  яңартып тору һәм башка төрле изге эшләргә булышуда иде.

 Анда оешма, учреждение җитәкчеләре һәм вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.

“Бүген бу залда олы йөрәкле, ярдәм кирәк булганнарга  булышырга әзер булучы кешеләр җыелды” ,- дип район мәдәният йорты хезмәткәрләре Анатолий Автономов һәм Гөлия Кәримуллина чараны башлап җибәрделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов үзенең чыгышында  районда 9 май - Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләренең тулы куатенә баруын, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм интернационалист сугышчылар хөрмәтенә бердәм мемориал төзелү, тыл хезмәткәрләре стеласын үзгәртеп кору эшләре барганлыгын белдерде. РайонСоветы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакларын әлеге чарага күчерделәр һәм уртак эшкә үзләренең өлешләрен керттеләр. Роман Исланов марафонда катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде һәм үзе дә хәйрия чарасында катнашты.

Дәвамы газета битләреннән укый аласыз.

 

Автор Таңсылу Минһаҗева


Нет комментариев