Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның халыкны социаль яклау хезмәткәрләре көне уңаеннан  тәбрикләмәсе
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның халыкны социаль яклау хезмәткәрләре көне уңаеннан тәбрикләмәсе

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сез авыр тормыш шартларында калган кешеләргә – ялгыз өлкәннәргә, ятим балаларга, аз керемле гаиләләргә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез. Аларның сөенечләрен һәм көенечләрен уртаклашырга әзерсез, авыр чакта ярдәмгә килергә ашыгасыз, юату өчен кирәкле сүзләр таба аласыз. Кешеләргә аеруча җылы мөгамәлә, эчкерсез караш, түземлек сорый торган хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәм. Бәйрәмегез көнендә сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхетле, имин тормыш, тагын бер кат түземлек һәм сабырлык, күтәренке кәеф телим.
 


Нет комментариев