Балык Бистәсе муниципаль районында авыл җирлеге Советларының отчет сессияләре дәвам итә
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль районында авыл җирлеге Советларының отчет сессияләре дәвам итә

Балык Бистәсе муниципаль районында авыл җирлеге Советларының отчет сессияләре дәвам итә. Шундый чара атна башында Бәтке авыл җирлегендә булып узды.

 Бина фойесында район җитәкчелеген, активын Бәтке авыл мәдәният йорты мөдире Исламия  Асадуллина, китапханәче Гөлфия Харисова, «Душою молоды» коллективына йөрүчеләр каршы алды.  Милли киемнәрдәге кызлар һәм Яншык авыл клубы мөдире Мөнир Гәрәев- нең гармунда уйнавы чарага бәйрәм рухы өстәде. Җыенга килүчеләр Татарстан Республикасының 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм милли проектларның үтәлешен чагылдырган фотолар күргәзмәсе белән таныштылар.

- Авыл җирлегенә кергән Бәтке, Яншык, Кече Укмас, Дикое Поле  авылларында 412 кеше яши. Узган ел 3 бала туды, 13 кеше үлде.

Авыл җирлеген төзекләндерү - алда торган олы бурычларыбызның берсе. Авылда яшәүчеләрнең тормыш яшәешләре, җирле хакимияткә карашлары безнең эшебезнең сыйфатына турыдан туры бәйле, - дип башлады үзенең чыгышын авыл җирлеге башлыгы Фәнис Динмөхәммәтов. Узган елгы эшчәнлек турында сөйләгәндә  авыл җирлеге башлыгы Дикое Поле авылын балтырган (борщевик) басып алуына борчылуын белдерде. Бу үсемлеккә кагылган очракта кешенең сәламәтлегенә зур зыян килергә мөмкин.Җирле халык аның белән чалгы һәм көрәкләр ярдәмендә ничек кенә көрәшмәсен, нәтиҗәсе сөендерми.

2019 елны  гражданнардан җыелган үзара салым хисабына су башнясы янында санитар зона әйләндереп алынган, юллар төзекләндерелгән. Яншык авылында су скважинасына яңа өскорылма төзелгән, санитар зонасы тотылган. Кече Укмас авылында 80 метр суүткәргеч торбалар алыштырылган, су коесына өскорылма төзисе бар .

90 000 сум җыелган үзара салымга дәүләт ярдәме күрсәтелгәннән соң гомуми акча күләме 450 000 сум тәшкил иткән.

Агымдагы елда башкарасы эшләре күп әле. «Хәл ителәсе мәсьәләләрне авылда яшәүчеләрнең актив катнашуы белән берлектә башкарып чыгарга ышаныч бар», - диде Фәнис Динмөхәммәтов.

Район җитәкчелеге Бәтке авыл җирлеге башлыгы эшчәнлеген уңай бәяләде. Авыл җирлеге Советы эшендә актив катнашулары өчен Камил Милиҗанов, Җиһанша Якупов һәм Миннехан Әхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Таңсылу Минһаҗева.

 


Нет комментариев