Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов прокуратура хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.
Анда: “Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм. Район гражданнарының законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын саклау, җинаятьчелек, коррупциягә каршы көрәш - сезнең эшчәнлекнең алгарышлы юнәлешләре булып торалар. Сез алдыгызга куелган бурычларны намус белән үтисез, гасырлык традицияләрне саклыйсыз. Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, эшчәнлегегездә уңышлар, иминлек телим”, дигән сүзләр бар.
Нет комментариев