Балык Бистәсе мәдәният йортында Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуларына 30 ел тулу уңаеннан пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча турнир булып узды.
Уеннар башланыр алдыннан анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Минзия Вәлиева, “Рәсәй пенсионерлар союзы” җирле бүлек рәисе Анатолий Автономов котладылар. Әлеге чараны оештыруда шулай ук башкарма комитетның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, район мәдәният йорты да булышкан.
Турнирда Балык Бистәсе, Трой-Урай, Олы Елга, Бәтке, Урахча, Тулуш, Яншык авыл командалары да бар. Катнашучыларның һәркайсы әлеге спорт төренә гашыйклар. Уенчыларның күбесе мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак ладья” клубына йөриләр.
Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Светлана Кутлина (Б. Бистәсе), икенче урында Алевтина Назарова (Б. Бистәсе), ә ирләр арасында Виктор Никитин (Урахча) – беренче, Виталий Белько (Б. Бистәсе) - икенче, Михаил Кузнецов (Б. Бистәсе)-өченче урыннарны алдылар. Шашка буенча Мәдинә Нигъмәтуллина (Бәтке), Рәис Нигъмәтуллин (Бәтке) –беренче, Юлия Фугина (Трой-Урай), Равил Юлдашев (Шумково) – икенче булдылар .
Светлана Кутлина.
Нет комментариев