Күптән түгел Балык Бистәсе гимназиясенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары белән берлектә “Яктырып тор!” профилактик акциясе уздырдылар.
Алар “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә уздырдылар. Тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга кирәклеген искәрттеләр. Чара барышында ЮИДчылар җәяүлеләргә һәм балаларга фликерлар тараттылар.
Автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев