“Сабыгаз” идарәсенең “Р. Слободская РГЭС” коллективы бүгенге көндә 11164 абонентка, 254 коммуналь-көнкүреш объектына хезмәт күрсәтә.Шунысын да искәртеп үтик, районыбызның газлаштырылу дәрәҗәсе 97 процент тәшкил итә.
Район хакимиятендә узган эшлекле сишәмбедә ясаган чыгышында район газ службасы начальнигы Бәйрамхан Фатыйхов эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләрнең язмышына бәйле борчылуын белдерде. Шул ук вакытта ул аларның кулланган газ өчен түләүне сузып йөрүләрен дә искәртеп үтте.Мондый ваемсызлыкның азагы аяныч булуын аңласалар иде лә бит алар. Ни кызганыч, арабызда бар шул әле андый тормышка битарафлар.
Нет комментариев