Балык Бистәсе егетләре армиягә теләп баралар
Җәмгыять

Балык Бистәсе егетләре армиягә теләп баралар

Күптән түгел Татарстанның Министрлар Кабинетында  армиягә чакырылу кампаниясенә багышланган  брифинг булды.

 Көзге чакырылышта Татарстаннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә якынча өч меңнән артык граждан җибәреләчәк. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Болар хакында Татарстанның  хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.

«2019 елның октябрь-декабрь айларында Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 18000гә якын кеше чакырыла. 3 500 гә якын кеше гаскәрләргә озатылырга тиеш», -- диде Сергей Погодин. Хәрби хезмәт срогы 1 ел булып кала.

Гаскәрләргә җибәрү өчен хәрби хезмәткә чакырылучыларның Татарстан Республикасы җыелма пунктына килүе 2019 елның 22 октябреннән планлаштырыла.

 Узган атнада район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды. Анда егермедән артык егет чакырылган иде.  Егетләр 16 октябрь көнне хәрби-табиб комиссиясе узачаклар.

Хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча бүлекчәсе начальнигы Марат Гыйльметдинов соңгы елларда армиягә чакырылучы егетләрнең сәламәтлекләре яхшырак булуын, иң мөһиме, яшьләрнең армиягә зур теләк белән баруларын билгеләп үтте. Армиягә барудан качып йөрүчеләр дә күпкә кимегән икән.

 

omsk-


Нет комментариев