Балык Бистәсе Чулман яр буенда “Мин яратам сине, Татарстан!”дип исемләнгән бәйрәм узды
Татарстан бу көннәрдә шаулап-гөрләп Республика көнен билгеләп үтте.
Балык Бистәсе Чулман яр буенда узган “Мин яратам сине, Татарстан!”дип исемләнгән бәйрәм дә әлеге чараларның берсе иде.Ял паркының бәйрәмчә бизәлеше, көннең кояшлы, матур торуы күңелләргә күтәренке рух өстәде.
Районыбыз мәктәпләре, балалар иҗат үзәге, үзәк китапханәләр системасы, музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган мавыктыргыч күргәзмәләрне берәү дә читләп үтмәгәндер ул көнне. Тантана башланганчы район башлыгы Илдар Таҗетдинов, хакимиятнең җаваплы вәкилләре әлеге күргәзмәләр белән танышып, аларны оештыручыларга рәхмәт һәм мактау сүзләрен җиткерделәр.
Бәйрәм сәнгать мәктәбенә йөрүче балаларның милли төрлелегебезне, республикабыздагы дустанә мөнәсәбәтне чагылдырган җыр-биюләре белән башланып китте. Афәрин, диясе килә, чөнки Татарстан элек-электән төрле милләт халкы өчен бертигез шартлар тудыра алуы белән дан тота. Моңа исә һәрбер халыкның теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мөнәсәбәт, һәрбер милләтнең милли үзенчәлекләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру аша гына ирешеп була. Республикабызда, шул исәптән районыбызда да боларның барысы үтәлә.
Тантана ачылышында сүз алган район башлыгы Илдар Таҗетдинов районыбыз халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде, районыбызның бүгенге көндәге үсешен билгеләп үтте һәм бер төркем алдынгыларга Почет грамоталары, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Күркәм традиция буенча үрнәк гаиләләр сәхнә түренә чакырылды. 60 ел тигезлектә гомер итеп, ил-көнгә игелекле дүрт бала үстергән Габделәхәт һәм Роза Кәримуллиналарга, шушы көннәрдә өченче балаларын – уллары Даянны алып кайткан Рөстәм һәм Анна Сафиналарга да район башлыгы кулыннан истәлек бүләге алу күңелләрендә якты хатирә булып калыр.
Гомумән, шатлыкларга бай булды бу көн. Татар эстрадасының танылган йолдызлары, якташларыбыз Гүзәл Җәләлова, Илгәрәй һәм районыбыз үзешчәннәренең тамашачыга бүләк иткән җырлары, “Рапсодия”, “Камские звездочки” коллективларының дәртле биюләре бәйрәмгә нур булып өстәлде.
Балалар өчен уен мәйданчыклары, тәм-томнар белән сату нокталары эшләп тору да райондашларга кинәнеп ял итәргә мөмкинлек бирде.
Ахырда Балык Бистәсе күгенә төрле төсләрдәге якты нурлар атылды. Бу бәйрәмнең көтеп алынган кульминацион ноктасы – бәйрәм салюты иде. Хәер, аннан соң да халык таралырга ашыкмады, яшьләр өчен җыр-биюле дискотека башланды. Тирә-юньгә сәхнәдә алып баручы кызларыбызның яшәү девизы булырдай сүзләре яңгырады: “Бәйрәм белән Республикам минем, Балык Бистәм – туган җирем, Кама буе – туган ягым! Мәңге яшә, мәңге яшь бул, туган төбәгем!”
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia