Балык Бистәсе  балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре  барлык чараларда да актив катнашалар
Җәмгыять

Балык Бистәсе балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре барлык чараларда да актив катнашалар

Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре районда үткәрелә торган барлык чараларда да актив катнашалар.

 Россия Федерациясе кошларны саклау берлеге (союз) тарафыннан 2020 елда игълан ителгән “Журавль в небе” Бөтенроссия акциясе уңаеннан, алар яр буенда кәгазьдән торналар ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Әлеге акция «Экология» милли проектының “Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмын үстерү” федераль проекты чаралары кысаларында үткәрелә.

Аларның осталыгын һәм иҗади талантын шулай ук ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмәләрдә күрергә мөмкин иде.


Нет комментариев