Вазыйх Хаҗип улы Фатыйхов лаеклы ялга китү сәбәпле, Таңсылу Гомәр кызы Минһаҗева “Татмедиа” җәмгыятенең Балык Бистәсе филиалы, ”Авыл офыклары” газета редакциясе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Ул үзенең хезмәт юлын 1987 нче елны “Октябрь юлы” район газетасы редакциясендә башлый. 1996 елда Казан Дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлый. 31 еллык эш һәм иҗат юлында хезмәт эшчәнлегенең барлык баскычларын узган. Соңгы 15 ел дәвамында редактор урынбасары булып эшли. Таңсылу Минһаҗева Татарстан Республикасы һәм Рәсәй Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора.
Нет комментариев