Агымдагы елда Татарстан Республикасы архив хезмәте оешуга 100 ел тулды. Безнең район башкарма комитетының архив бүлеге үзенең эшчәнлеген 1927 елда башлап җибәргән.
Кайберәүләр архивларны өсләренә тузан җыелган документлар саклана торган урын дип күзалыйлардыр бәлки.
-Без документларга тузан кундырмыйбыз, алар һәрвакыт хәрәкәттә, алар халыкка хезмәт итә,- ди архив бүлеге начальнигы Фәрит Хәсәнов. Ул бүлекне 2012 елдан бирле җитәкли. Аңа кадәр бу җаваплы вазыйфаны 30 елдан артык Нина Данилова башкарган. Аның күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары, Федераль архив агентлыгының, район башлыгының Мактау Грамоталар белән бәяләнгән.
Архивистларның хезмәте беренче карашка гына күзгә күренми кебек. Йомышың төшеп үзеңә кирәк документларны эзләтә башлагач кына, бу эшнең никадәр мөһим икәнлеген аңлый башлыйсың инде. Документларны бөртекләп җыю, саклау, кирәк чакта тиз генә табып бирү бик тә четерекле, пөхтәлек, төгәллек таләп итә торган хезмәт. Алар безнең документларда теркәлгән тарихи хәтеребезне саклыйлар. Ә бүгенге көндә гражданнарның хезмәт стажы, хезмәт хакы турында сорау-мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерү архив эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән булып тора.
Архив бүлеге район башкарма комитетының структур бүлекчәсе булып тора, Россия һәм Татарстан Республикасы архив фондлары документларын саклау, комплектлаштыру, исәбен алу һәм куллану функцияләрен дә башкара.
2018 елның 1 гыйнварына бүлектә 218 фонд исәпләнә: аларда 1927 елдан башлап 2018 елга кадәрге 27514 данә документ саклана. Архив ел саен даими рәвештә документлар белән тулыланып тора. 2016 елда- 208, 2017 елда 136 данә документ саклауга алынган.
2018 ел башыннан бүгенгәчә архив бүлеге эш стажларын раслау, эшләгән чорга хезмәт хакы бирү, орден-медальләр белән бүләкләнү, репрессия корбаннарының алынган мөлкәтләре, суд карарлары, йорт салу өчен бүлеп бирелгән җир участоклары турында граҗданнардан, оешма-предприятиеләрдән 1500 гә якын мөрәҗәгать кергән.
Фәрит Карипович әйтүенчә, архивка Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендәге Пенсия фондларыннан да мөрәҗәгать итәләр икән. Пенсия фондлары белән махсус электрон элемтә каналы булдырылган, шулай ук гражданнар дәүләт хезмәте һәм электрон почта аша сораулар җибәрәләр, традицион почта аша да хатлар килә, кабул итүгә дә киләләр.
Архив бүлеге Татарстанның пенсия фонды идарәләре, аеруча Балык Бистәсе пенсия фонды идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Максат бер – гражданнарның дәүләт түләүләренә законлы хокукларын мөмкин кадәр тулырак тәэмин итү.
Балык Бистәсе архив саклагычы муниципаль архивларны капиталь ремонтлау буенча программага кергән. Узган ел аның тәрәзәләре, ишекләре, электр үткәргечләре, идәне алыштырылган, түшәм, стеналары җылыту системасы яңартылган. Архив заманча оештыру техникасы белән җиһазландырылган. Бу җәһәттән, район администрациясенең дә саллы ярдәмен тоеп эшлиләр икән архивчылар.
Архивлар үткәннәрне бүгенге көн белән тоташтыра, безнең тарихи тамырларыбызны бәйләп, яңа буыннарга рухи бергәлекне ныгытуга ярдәм итә. Архив хезмәткәренең эше җәмгыятькә дә, дәүләткә дә, халык өчен дә бик кирәк.
Илгиз Җамалиев.
Рәсемдә: архив бүлеге начальнигы Фәрит Хәсәнов.
Нет комментариев