Балык Бистәсендә «Театраль яз - 2026» иҗат фестивале бара
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Театраль яз - 2026» иҗат фестивале бара

Хәзерге вакытта район мәдәният йортында Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган «Театраль яз - 2026» балалар һәм яшүсмерләрнең иҗат фестивале бара.

Фестиваль ачылышында яшь талантларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Районыбыз мәктәпләрендә эшләп килүче 20 гә якын яшь театр коллективларының бүгенге чыгышларын жюри бәяли.


Нет комментариев