Бүген район Үзәк мәйданында язны каршылау, кышны озатуга багышланган Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Мәйдан матур җырлардан, балаларның күңелле уенарыннан гөрләп торды. Сәхнәдә район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан театральләштерелгән тамашаны исә балалар гына түгел, өлкәннәр дә яратып карады.
Кыш үз урынын кояшлы, мул уңыш вәгъдә иткән Язга тапшырды. Сәхнәдән читтә тәмле исләр таратып коймак, ботка пеште. Һәркем әлеге ризыклардан, кайнар чәйдән авыз итте.
Бәйрәмгә килгән халык җыр-моңнары белән күңелләргә яктылык, бәйрәм рухы өстәгән район мәдәният хезмәткәрләренә, шул ук вакытта мәйдан уртасында балаларга төрле уеннар оештырган балалар иҗат үзәге методисты Рамил Имамовка рәхмәтле иде.
Хуш киләсең, Нәүрүз, төкле аягың белән кояшлы Яз!
Илләребезгә тынычлык, тормышларыбызга муллык, бәрәкәт алып кил!
Нет комментариев