Балык Бистәсендә мөһим сораулар каралды
Район наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы шактый җитди мәсьәләләрне үз эченә алган иде.
Мондый эштә йомшаклык күрсәтү, мәсьәләгә формаль карау гафу ителмәслек хәл булып исәпләнә. Шуңа бүгенгесе көнне аеруча әһәмиятле булган комиссияне җитәкләгән Фирдания Әхмәтҗанова да көн кадагына куелган мәсьәләләр буенча чыгыш ясаучыларның һәркайсыннан башкарылган чаралар буенча хисап тотканнан соң кат-кат сораштыру үткәрде, байтак кына өстәмә сораулар биреп тулы ачыклыклар кертте, үз күрсәтмәләрен бирде.
Көн кадагына куелган мәсьәләләрнең барысы да бик әһәмиятле иде.
Район полиция бүлеге башлыгының оператив эшләр буенча урынбасары, подполковник Илдар Тимербулатов үз чыгышында аеруча куркынычлы җинаятьләрнең наркотик матдәләр кулланучылар тарафыннан эшләнүен искәртеп үтте. Бүгенгесе көнне законсыз төстә наркотик матдәләрне әйләнешкә керткәннәре өчен 10 административ эш ачылган һәм 9 кеше җавапка тартылган. Әледән әле мондый куркынычлы матдәләр кулланучылар да ачыкланып тора.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Илназ Әхмәдиев чыгышын үзәк хастаханәнең соңгы 3 ае йомгакларыннан башлады. Хастаханәдә наркологик-фельдшерлык бүлмәсе 2018 елда сертификатка ия булган, табиб-нарколог белгече тиешле дәрәҗәдә эшли. Әлеге наркология бүлмәсендә бүгенгесе көнне ул 13 кешенең исәптә торуын белдерде, кырык яшьлек берәүнең токсикомания диагнозы белән теркәлүен белдерде. Узган ел хастаханә табиблары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә укучы балалар арасында наркотик һәм психотропик матдәләр куллану очраклары ачыкланмаган. Әмма болар белән генә әле тынычланырга ярамый. Комиссия утырышында бу эштә контрольне йомшартырга ярамаганлыгы кат-кат искәртелде. Һәрбер чыгыш буенча җитди карарлар кабул ителде.
Галим Аман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа