Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды

Узган атна ахырында район хакимиятендә район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов рәислегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы булды.

Анда сүз соңгы вакытларда көндәлек тормышыбызда еш кабатланып торган хәвефле хәлләрне булдырмау ниятеннән урыннарда тиз арада ашыгыч чаралар күрүгә багышланган иде. Күп кенә  төбәкләрдә су басудан зыян күрүләре хакында бүген һәркем яхшы белә. Районыбызда әлегә алдан ныклы хәстәрлек, ашыгыч рәвештә  куркынычсызлык таләпләренең төгәл үтәлүе нәтиҗәсендә зыянар күзәтелмәде. Әмма болар белән генә тынычланырга ярамый. Инде кайбер район болыннарында һәм урман буйларында кипкән чүп үләннәрен яндырудан зыян күрү очраклары теркәлгән.
Кызганычка каршы, мондый хәлләр еш кабатланып тора. Шуңа, утырышта бу максаттан игълан ителгән сакчыллык кагыйдәләрен һәр төбәктә дә төгәл үтәргә кирәклеген кат-кат искәрттеләр. Шул уңайдан, авыл җирләрендә кипкән үлән, яфракларны яндырудан да тыелып торырга кирәклеге әйтелде. Кат-кат  искәртүләргә дә карамастан сакчыллык таләпләрен санга сукмыйча, аны тупас бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылачагын да истән чыгарырга ярамый. Утырышта боларның барысы хакында да авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм оешма, учреждение вәкилләренә дә җиткерделәр. Белгәнебезчә, районыбыз биләмәсенең күп өлешен ылыслы һәм катнаш урманнар алып торганлыктан ут-күздән аеруча сак булырга кирәк. Бәла-каза килгәч үкенеп утыруның бер файдасы да калмаячагын истән чыгармаска кирәк.

Галим Камал
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса