Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе коллективы өмәдә
Җәмгыять

Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе коллективы өмәдә

Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе коллективы авыруларны дәвалауда гына түгел, хезмәттә дә тырышлар, ял да итә беләләр.

Май бәйрәме алдыннан хастаханә коллективы бердәм  өмәгә чыкты. Табиблар, шәфкать туташлары һәм барлык административ персонал өмә өчен барлык кирәк-яракны - тырма, себеркеләр алып һәм яхшы кәеф белән территорияне тәртипкә китерделәр:  агачлардан коелган яфракларны җыештырдылар, сукмакларны чүптән арындырдылар, чәчәк түтәлләрен язга әзерләделәр. Өмә тәмамлангач  табиб 
Булат Әминев тәмле итеп уха пешерде. Эш беткәч әнә шулай күңелле итеп ял да итте медицина хезмәткәрләре. Территориядә
чисталык урнаштырылды, куркынычсызлык техникасы үтәлде, күңел рәхәтләнеп ял итте.
Булат Марат улы Әминевка  юмартлыгы өчен, коллективка хезмәте өчен зур рәхмәт, диләр үзәк хастаханә хезмәткәрләре.


Нет комментариев