Балык Бистәсе шагыйрәсенең яңа китабы
Җәмгыять

Балык Бистәсе шагыйрәсенең яңа китабы

Бүген районыбызның Үзәк мәчетендә шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллинаның «Тылсымлы хәрефләр» дип аталган яңа китабын тәкъдим итү чарасы узды.

Чара барышында шагыйрә балаларга төрле сораулар,  табышмаклар бирде,  шигырьләр укыды. Актив катнашучы укучыларга  бүләкләр тапшырылды.  Әлеге очрашудан балалар да, алар белән килгән әниләр, әбиләр дә бик канәгать калдылар. Балалар өчен язылган "Тылсымлы хәрефләр" китабы һәр укучының күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.


Нет комментариев