Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Һәлакәт Балык Бистәсе районында М-12 трассасында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, Hyundai Solaris автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм Volkswagen Tiguan белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә Hyundai пассажиры - 31 яшьлек хатын-кыз - вафат була. Әлеге машинаның тагын дүрт пассажиры җәрәхәтләр алган һәм хастаханәгә озатылган. Шулай ук Volkswagen Tiguan ның өч пассажиры зыян күргән, аларны медицина учреждениесенә китергәннәр. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.
Нет комментариев