Балык Бистәсе авылларында “Фронт бригадасы” йөри
Җәмгыять

Балык Бистәсе авылларында “Фронт бригадасы” йөри

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында, бу көннәрдә районыбызның Котлы Бөкәш зонасы буенча, “Фронт бригадасы” юлга кузгалды.

“Фронт бригадасы” составында хәрби киемнән киенгән мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр... Алар авыл халкы алдында үзләре төзегән концерт программасы белән чыгыш ясыйлар -  сугыш чоры җырларын, биюләрен башкаралар, тамашачыны солдат боткасы, кайнар чәй белән сыйлыйлар.

-Репертуарда күпчелек фронт җырлары. Без районыбызның 5 авылында – Котлы Бөкәш, Тәб.Чаллы, Таулар, Алан-Полян, Ямаш авылларында чыгыш ясарга тиешбез. Инде берничә авылда булдык. Халык чыгышларыбызны бик яратып кабул итә. Бу – сугыш чоры истәлекләрен, Бөек Җиңү көненең кыйммәтен хәтердән югалтмау өчен кирәкле чара, - ди Тәб.Чаллы мәдәният йорты җитәкчесе Юлия Вәлиева.  


Нет комментариев