Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе авыллары Җиңү бәйрәмен каршыларга әзер

Яз җиттеме, һәр авыл җирлегендә урамнарны төзекләндерү, чистарту эшләре башлана. Бу эштән Балыклы Чүкәй авылы да читтә калмады.

-9 май – Җиңү бәйрәменә өлгертик дип, җиң сызганып эшкә керештек. Урамдагы электр баганаларын агарттык, юл читендәге чүпләрне җыйдык,  Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган обелискны, һәйкәлне буяп яңарттык. Әнә шундый игелекле эшләр белән мәшгульбез әле бу арада, - диде безгә Балыклы Чүкәй авылы китапханәчесе Индира Илалова.

Авылны матурландыру, чистарту эшенә авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл җирлеге идарәсе хезмәткәрләре, укытучылар да кушылган. Ел саен 9 май бәйрәме алдыннан башкарылучы бу күркәм гамәл - тарихи хәтерне саклауга куйган мөһим өлеш. “Без үткәнне онытырга тиеш түгелбез. Җиңү рухы – безнең йөрәкләрдә”, диләр балыклычүкәйлеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса