Балыкбистәлеләр,ветеринария берләшмәсе хәбәр итә
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр,ветеринария берләшмәсе хәбәр итә

Соңгы вакытларда мөгезле эре терлекләрдә күзәтелә торган тире авырулары иң куркынычлы чир булып исәпләнә. Чөнки бүгенге көнгәчә аны тулысынча дәвалау юлларын таба алмыйлар. Тиешле вакциналар да юк. Авыру терлекләр үлемгә дучар булалар. Ә авыру вирусын гадәттә чебеннәр, черки- кигәвеннәр һәм кайбер кыргый кошлар төп таратучы булып исәпләнәләр. Әлеге чир йоккан...

Соңгы вакытларда мөгезле эре терлекләрдә күзәтелә торган тире авырулары иң куркынычлы чир булып исәпләнә. Чөнки бүгенге көнгәчә аны тулысынча дәвалау юлларын таба алмыйлар. Тиешле вакциналар да юк. Авыру терлекләр үлемгә дучар булалар. Ә авыру вирусын гадәттә чебеннәр, черки- кигәвеннәр һәм кайбер кыргый кошлар төп таратучы булып исәпләнәләр. Әлеге чир йоккан очракта хуҗалыкларыбыз зур зыян күрәчәкләр. Иң аянычлысы, бүген инде ул республикабыз белән чиктәш Оренбург өлкәсенең күп районнарында табылган һәм карантин игьлан ителгән. Белгечләрнең сүзләренә караганда, бу авыру башлануы үзен бик тиз белгертә. Малкайның температурасы күтәрелә, тәнендә төерләр барлыкка килә, апетиты югала һәм борынынна сары төстәге лайла, күзләреннән яшь килә башлый. Болар бар да терлекнең ашкайнату системасы зарарлануын, эчке органнары шешенүен күрсәтә һәм тын юллары кысылуына сәбәп була. Ул мцгезле эре терлекләргә генә түгел сарык, кәҗәләргә дә йогарга мөмкин. Бу чиргә нәселле терлекләр тизрәк бирешә, терелгәннәре озак вакыт вирус йөртүчеләр булып калалар. Авыру сыерның сөте эчәргә яраксыз була.

Бу авыруны районыбызга кертмәс өчен эре хуҗалыклар һәм фермерлар белән шәхси затлар нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешләр соң? Безнең бу соравыбызга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов мондый киңәшләрен җиткерде:

-Беренче чиратта барыбызга да уяулыкны арттырырга кирәк. Күрше өлкә, районнардан һәм чыгышын белмәгән, арзанлы булуына алданып, кызыгып терлек алырга ашыкмаска, алырга уйлаганда исә безнең белгечләр киңәшләшергә тырышыгыз. Җәй айларында малларны кигәвен һәм черкиләргә каршы препаратлар белән эшкәртүне дә онытырга ярамый.

Мөгезле эре терлекләрдә һәм савым сыерларында без аңлаткан тире авыруларының клиник билгеләре сизелә башласа кичекмәстән ветеринария табибларына, белгечләргә хәбәр итәргә кирәк.

Идрис Аметов язып алды.

фотоOk.ru


Нет комментариев