Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр,без шапшак тугелләр!

Чисталыкны, матурлыкны яратмаган кеше юктыр инде. Әмма ни хикмәттер, кайберәүләр аны безнең өчен кемдер тудырырга, ягъни безнең арттан җыештырып йөрергә тиеш дип саный күрәсең. Ә авылларыбыз, район үзәге чисталыктан көлеп торсын дисәк, җыештырудан бигрәк чүпләмәскә кирәк инде. Моның белән барыбыз да килешер шәт. Ә безнең халык ни эшли ? Башкага...

Чисталыкны, матурлыкны яратмаган кеше юктыр инде. Әмма ни хикмәттер, кайберәүләр аны безнең өчен кемдер тудырырга, ягъни безнең арттан җыештырып йөрергә тиеш дип саный күрәсең. Ә авылларыбыз, район үзәге чисталыктан көлеп торсын дисәк, җыештырудан бигрәк чүпләмәскә кирәк инде. Моның белән барыбыз да килешер шәт. Ә безнең халык ни эшли ? Башкага ни сан. Менә дигән ял урынына әверелгән Кама яры буен гына алыйк. Көн ахырында нәрсә генә аунап ятмый анда. Эскәмия яннарында көнбагыш кабыгы, тәмәке төпчеге дисеңме, эреле ваклы пластик шешәләр,кәгазь, полиэтилен каплар... Адым саен чүп савыты куелган ләбаса. Юк, шул адымны атларга иренә кайберәүләр.Кая туры килде, шунда ыргыталар чүпләрен.

Әйе, чүпләргә махир инде без. Ә җыештырырга? Район үзәгендә үз территорияләрен "ялт" иттереп тотучы оешмалар да, шәхси йорт хуҗалары да бар инде анысы. Район мәгариф бүлеге, газ эксплуатацияләү службасы, социаль яклау бүлеге, "Дельфин" спорт комплексы, мәктәп коллективлары санитар икеайлык барышында да, аннан соң да үз территорияләрен, билгеләнгән җәмәгать урыннарын, бакча, скверларны тәртиптә тоталар.

Шәхси йортлар арасында да бистәбезгә ямь биреп торучы хужалыклар байтак. Әмма капка төпләрендә, койма буйларында өч-дүрт ел элек кайтарып аударылган ком-таш, кирәге чыкмаган төзелеш материаллары яткан, чүп үләннәре күкрәп үскән йортлар да очраштыргалый. Бу бигрәк тә авыл җирлекләренә хас күренеш.

Агымдагы елда төзелеш, архетиктура һәм торак-коммуналь хужалык бүлеге, "Роспотребнадзор" белгечләре авыл җирлекләренең санитар-экологик торышын тикшерү буенча 15 тән артык рейд үткәргәннәр. Йорт тирәсе аеруча тәртипсез булган 40 тан артык хуҗага беркетмә төзелгән. Төзелеш, архетиктура һәм торак-коммуналь хужалык бүлеге начальнигы урынбасары Ирек Хәмидуллин Олы Солтан, Күки, Яңа Арыш, Ш. Тулуш авыл җирлекләрендә урамнарның тәртиптә, чиста булуын билгеләп үтте. Бу җәһәттән, Олы Солтан авыл җирлегенең тәҗрибәсе игътибарга лаек. Биредә урамнарны җыештыруны аерым кешегә йөкләгәннәр. Шул ук вакытта күп кенә авыл җирлекләрендәурамнарны тәртипкә китерү өчен шактый тырышырга кирәк икән әле.

Район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия мәгълүматлары буенча быел районда 50 гә якын гражданин ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә җаваплылыка тартылганнар. Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләренең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгәннәр. Авыл урамнарында, басуларда, кырларда терлекләрен караучысыз йөртүчеләр дә еш басалар комиссия каршына. Штраф суккач: "Без белмәдек, әйтүче, кисәтүче булмады, беренче юлга кисәтү белән калдырыгыз",- дип ялваралар кайберәүләр. Кызганычка каршы, административ кодекста "кисәтү" дигән пункт юк. Аннары "белмәдек", дип аклану да нигезсез. Бу хакта район газетасы аша даими кисәтеп торабыз. Авыл җирлекләре җыен-җыелышларында да бу хакта хәбәр ителә. Мәгълүмат такталарында да авыл жирлегенең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләренең төп пунктлары язып эленә. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш.

"Урамга өяргә ярамагач,төзелеш өчен материалларны кая куеп торырга соң? Барысын да ишек алдына сыйдырып булмый бит?,-дигән урынлы сорау куючылар да бар. Моның да үз тәртибе бар югыйсә. Төзелеш материалларын билгеле бер вакытка юл хәрәкәтенә, бигрәк тә янгын,"Ашыгыч ярдәм" машиналарына комачауламаслык итеп урамга өеп тору рөхсәт ителә. Бары тик авыл, шәһәр җирлеге администрациясенә килеп рөхсәт алырга гына кирәк.

Штраф салу административ комиссия өчен үз максат түгел әлбәттә. Әмма тәртипсезләргә тәэсир итүнең башка үтемле чарасы да юк шул.

И. Шакирҗанов.

фотоSunpics.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев