Балыкбистәлеләр, әйдәгез, Твоя-Россия.рф сайтында республикабызны яклап тавыш бирик!
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, әйдәгез, Твоя-Россия.рф сайтында республикабызны яклап тавыш бирик!

7 октябрь көнне 18.00 сәгатьтә 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда Россиянең нинди ике шәһәренең сурәте төшереләчәге билгеле булачак.

Россия банкы аларны 2017 елдан әйләнешкә кертүне планлаштыра. Традиция буенча Россиянең яңа купюраларында шәһәр күренешләре сурәтләнә. Бу юлы да шулай булачак. Ике банкнот - ике шәһәр, Россиянең тарихын, мәдәниятен, техник казанышларын, табигый байлыкларын гәүдәләндерүче дүрт символ. Ә кайсын сайларга? Илебездә 85 регион, 1100 шәһәр булуын исәпкә алсак, бу бер дә җиңел түгел. Башкала мегаполисында яшәүчеләрнең дә, кечкенә шәһәрдә көн күрүчеләрнең дә үз аргументы бар бит. Шуңа да Россия банкы шәһәр һәм символларны сайлау өчен теләге булган һәр кешене җәлеп итәргә булды.
Без, патриотлар буларак, Татарстан Республикасын сайлыйбыз, әлбәттә. Һәрберебезгә туган җир якын бит. Банкнотларда Казанны күрү горурлык хисләре уятыр иде. Яңа купюраларга сурәтләү өчен Казан федераль университеты, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете тәкъдим ителде. Бу турыда Балык Бистәсе яшьләре нәрсә уйлый соң?
Эмиль Сафин:
-Миңа калса, сайлау хокукы бирелү бик мөһим. Республиканың патриоты буларак, банкнотта туган шәһәреңне күрү бик күңелле.
Илнар Бәширов:
-Сез күз алдыгызга китерегез әле. Туган яклардан ерак җирдә кулыгызга шәһәрегезнең рәсеме төшерелгән акча килеп эләкте ди. Күңелегез җылынып китәчәк инде, дөресме? Горурлык, патриотизм хисләре ташый миндә.
Дарья Карпеева:
-Минем өчен, тагын бик күпләр өчен Татарстан иң яхшы республика. Яшәү өчен барлык шартлар тудырыла бит бездә. Мин казанышларыбызны күрсәтә алуыбыз белән горурланам.
Рәнис Зәйнуллин:
-Мин хәзер Ватан алдындагы бурычымны үтим. Шәһәребез өчен тавыш бирдем инде. Аның сурәтен яңа акчаларда күрсәм шат булыр идем.
Балыкбистәлеләр, әйдәгез, Твоя-Россия.рф сайтында республикабызны яклап тавыш бирик!
Алия Хәбибова.

Нет комментариев