Бу елның алты аенда районыбызда 106 гаилә бала белән тулыланган, аларның 75е район ЗАГСында теркәлгән.
Санның соңгысы узган елның шушы чоры дәрәҗәсендә. Бездә теркәлгән сабыйларның 37 се малай, 38 кыз. 33 гаилә беренче, 24 гаилә икенче тапкыр ата-ана бәхетенә ия булган. 14 бәләкәч гаиләдә - өченче, ә 4 бала гаиләдә дүртенче һәм бишенче бала булып туганнар. Ата-аналар яңа туган сабыйларга Искәндәр, Кәрим, Ярослав, Никита, Әмир, Самир, Азалия, Зәринә, Динә дигән исемнәрне күбрәк кушалар икән. Сирәк кушыла торган Кира, Мәдхия, Аслан, Рамир, Дарина, Амилә, Нәргизә, Сафинә, Раян кебек исемнәр дә бар.
Нет комментариев