Балыкбистәлеләр сакчылык чараларын күрәләр
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр сакчылык чараларын күрәләр

Һәр көнне диярлек юлларда автотранспорт фаҗигалары кабатланып торганга күпләр бүген шәһәргә автобуста йөрүне куркынычсыз дип саный.

Чөнки күп еллардан бирле инде автобус пассаҗирларының тормышын иминиятләштерү матур гадәткә керде. Шуңа соңгы елларда автобусларда йөрүчеләр саны да артканнан арта. Бу елның өч аенда гына районыбыз автотранспорт предприятиесе шәһәргә 17 мең кеше ташыган. Бу узган ел белән чагыштырганда бер меңгә артыграк. Моннан тыш әле автотранспортчыларыбыз тәүлегенә 350 кешене май заводына эшкә йөртә.

Автор Идрис Аметов.

Фото untranssite.org


Нет комментариев