Балыкбистәлеләр, кабактан мантый пешергәнегез бармы?
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, кабактан мантый пешергәнегез бармы?

Кирәк: Фарш өчен: - 500 г сарык яки сыер ите; - 500 г кабак; - 4 баш суган; - тоз, борыч, су, сарымай. Камыр өчен: - 600 г он; - 200 мл су; - тәменчә тоз. Кабакны кабыгыннан, орлыкларыннан арындырырга. Ваклап турарга. Фаршка суган, тоз, борыч, бераз гына су, сарымай...

Кирәк:
Фарш өчен:
- 500 г сарык яки сыер ите;
- 500 г кабак;
- 4 баш суган;
- тоз, борыч, су, сарымай.

Камыр өчен:
- 600 г он;
- 200 мл су;
- тәменчә тоз.

Кабакны кабыгыннан, орлыкларыннан арындырырга. Ваклап турарга. Фаршка суган, тоз, борыч, бераз гына су, сарымай салып, кабак кушып болгатырга. Камыр басып, мантыйлар ясарга. Парда 45-50 минут пешерергә.


Нет комментариев