500 грамм сарык яки сыер ите, 300 грамм помидор яки үз согында консерваланган помидор, 2-3 баш суган, 3 тырнак сарымсак, тоз, борыч, үсемлек мае.
Суганны, сарымсакны ваклап турыйбыз, кызган казан яки чуенда май салып кыздырабыз. Помидорны кабыгыннан арындырып изәбез. Суган алтынсу төскә кергәч, ит кисәкләрен салабыз. 5-7 минут һәр ягыннан кыздырабыз. Аннары изелгән помидорны салып бер сәгатьләп каплап пешерәбез. Гарнирга бәрәңге яхшы булыр.
Яшелчәле пицца
*********************
300 грамм ачы камыр яки кибеттә сатыла торган катлы камыр, 1 баклажан, 2 помидор, яшел яки кызыл төстәге 2 татлы борыч, 2 сосиска, 50 грамм сыр, аз гына майонез, кетчуп, үсемлек мае.
Камырны 4-5 мм. калынлыкта җәябез, бераз уылган сыр сибәбез, юка гына катлам итеп кетчуп сылыйбыз. Камырның кырыйларын бераз күтәртеп чыксак та була. Яшелчәләрнең барысын да түгәрәкләп кисәбез, баклажан телемнәренә тоз сибеп 15 минут җиңелчәрәк әйбер белән бастырып тотыгыз, согы бүленеп чыксын. Камырга баклажан телемнәрен тезәбез, аннары чиратлаштырып кызыл борыч телемнәре, сосиска, яшел борыч һәм помидор телемнәрен тезеп чыгабыз. Майонез йөгертәбез һәм уылган сыр сибәбез. 240 градуска кадәр кыздырылган духовкада 25-30 минут пешерәбез.
Нет комментариев