Балыкбистәлеләр өчен  кыргый җәнлекләр  куркыныч түгел
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр өчен кыргый җәнлекләр куркыныч түгел

Район ветеринария службасы идарәсе хезмәткәрләре авыл җирлекләре тирәсендәге елга-ерганакларга һәм урман буйларына кыргый җәнлекләр өчен кара төстәге шоколадка охшаган вакциналар таратуны тәмамладылар.

Райондашларыбызны котыру авыруы йоктырудан саклау максатыннан аны яз-көз айларында быел 44 мең данә кайтарган булганнар. Белгечләр фикеренә караганда файдасы күз алдында, соңгы елларда мондый авырулар саны нык кимегән.

Автор Идрис Аметов.

фотоhttp://fox.reactor.cc


Нет комментариев