Балыкбистәлеләр , боз өстендә сак булыгыз
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр , боз өстендә сак булыгыз

Шактый көттереп булса да кыш үз көчен керде. Елга-күлләр боз белән каплана башлады. Бу чорда күпләр куркынычсызлык чаралары турында онытып җибәрәләр. Нәтиҗәдә ел саен фаҗигаләр кабатланып тора. Машиналар боз астына китә, балыкчылар бата. Мондый хәлләрдә калмас өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең Лаеш участогы житәкчесе...

- Бу чорда боз өстенә керү граҗданнарның гомере, сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Бату, төрле дәрәҗәдә өшү очраклары арта. Бигрәк тә балалар ныгып җитмәгән боз өстендә уйнарга яраталар. Аларны бәла-казадан саклау өлкәннәрнең бурычы. Бу җәһәттән, укытучыларга сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча даими рәвештә профилактик әңгәмәләр үткәрергә киңәш итәбез. Балалар өчен төп җаваплылык ата-аналар җилкәсендә әлбәттә. Аларның буш вакытларын кайда, ничек уздыруларын даими конторльдә тоту зарур.

Бу вакытны балыкчылар да көтеп ала. Беренче боздан балык шәп каба, диләр инде. Кайбер балыкчылар күп балык тоту теләге белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрәләр.

Кайбер урыннарда кешеләр юлны кыскарту өчен елга, сулыклар аша сукмаклар салалар. Бу чорда сулыклардагы боз катламының зур куркыныч тудыруын һәркем аңларга тиеш. Чөнки елга-күлләрдә боз бертигез катмый. Ул бер урында шактый нык булса, агымлы җирләрдә, мәсәлән, бик юка булырга мөмкин. Нык бозга кереп, берничә адым атлауга боз ватылып суга төшеп бату ихтималы бик зур.

Бу чорда территорияләрендә су объектлары булган авыл жирлеге башлыкларына эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә юка боз өстенә керү очракларын кисәтү, җаваплылыкка тарту буенча рейдлар уздырырга тәкъдим итәбез. Шулай ук аеруча куркыныч урыннарга тыюлы аншлаглар урнаштырырга кирәк.

Ә иң яхшысы зур ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. 10 сантиметр калынлыктан ким булмаган, яшькелт төстәге үтә күренмәле боз гына нык, ышанычлы була. Күз күреме начар булганда, яңгыр, кар яуганда боз өстенә аяк басмагыз. Югыйсә, боз катмаган урыннарны күрми калуыгыз бар.

Боз өстеннән елга аша узганда, салынган сукмаклардан гына йөрегез. Алар булмаганда бозның ныклыгын таяк белән тикшерегез. Бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый.

Боз сирәк вакытта гына кинәт ярыла. Ул башта сыгылып китә, шатырдап чәрдәкләнә башлый. Бу очракта килгән юлдан артка чигенергә кирәк.

Боз өстеннән барганда куркыныч урыннарны читләтеп үтегез. Камыш, су үсемнәр, башка предметлар катып каткан урыннарга кермәгез.

Әгәр инде фаҗигагә очрап салкын суга чумсагыз, каушап калмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тигез сулыш алырга тырышыгыз. Кулларыгызны ян-якка сузып, боз читенә ябышыгыз, гәүдәгезне су агымы уңаена, горизонталь хәлгә китерегез. Саклык белән генә күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны бер-бер артлы боз өстенә күтәрегез. Әгәр боз чыдаса, әйләнә-әйләнә ярга таба юнәлегез. Һәрвакыт үзегез килгән якка шуышыгыз.

Кызганычка каршы, бәлага тарыган кешеләрне һәрвакыт коткарып булмый. Күңелсез статистика моның ачык мисалы. Шуны онытмагыз: суда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү куркынычсызлык, сәламәтлек нигезе.

Язманы газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.

фотоhttp://kartinkijane.ru


Нет комментариев